Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов торгызылучы Изге Ана Казан иконасы соборында булдылар

06.03.2021

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Изге Ана Казан иконасы соборында булды.

РФ Вице-премьерын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатып йөрде.

Изге Ана Казан иконасы соборы «Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу турында»гы ПУ-1066 номерлы Указны үтәү йөзеннән торгызыла. Объект нигезенә истәлек ташы 2016 елның 21 июлендә Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл катнашында салынган иде.

2016-2021 елларда гыйбадәтханә беренчел рәвештә диярлек торгызылды. Шулай ук «Мәгарә гыйбадәтханәсе» торгызылган (2020 елның 25 февралендә митрополит Феофан тарафыннан изгеләндерелгән).

Дмитрий Чернышенко Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан каберенә чәчәкләр салды.

РФ вице-премьеры гыйбадәтханәне торгызу эшләренең сыйфатын бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, соборны тантаналы ачу 2021 елның 21 июленә планлаштырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.