Бүген Казанда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Су спорт төрләре сараенда булды.
Исегезгә төшерәбез, РФ вице-премьеры Казанга эш визиты белән килде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Дмитрий Чернышенко спорт объектының инфраструктурасы белән танышты.
Су спорт төрләре сараенда FINAның су спорт төрләрен үстерү үзәге презентациясе узды. Моннан тыш, Дмитрий Чернышенкога 2025 елда FINA Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кысаларында файдаланылачак объектларны да тәкъдир иттеләр.
Казан янә 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Турнир 2015 елгы чемпионаттан 10 елдан соң Татарстан башкаласына әйләнеп кайтачак.
"Казан, алдынгы спорт башкалаларының берсе буларак, беренче тапкыр гына халыкара ярышларны кабул итми, - диде Чернышенко. - Бу чемпионат ни белән уникаль? Исегезгә төшерәбез, бу чемпионатка әзерлек кысаларында биредә Су спорт төрләренә ярдәм итү үзәге булдырылган. Биредә башка илләрдән спортчылар шөгыльләнә, һәм бу хезмәттәшлек һәм партнерлыкның бер төре. Без үз мөмкинлекләребез белән уртаклашабыз. Монда без дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында модель эшләвен күрәбез, ул вакытта теләсә кайсы зур ярышларны үткәрү нигезендә калдырылган мирас ята».
Чернышенко шулай ук искәрткәнчә, уникаль корылма - хайдайвинг өчен корылма. "Спортчыларның тренировкалар үткәрү мөмкинлеге булуы бик мөһим. Гомумән алганда, бу спортның мондый экстремаль төре белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтә, безгә яңа исемнәр, яңа йолдызлар бирәчәк. Болар барысы да спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итү өчен эшләнә», - диде РФ вице-премьеры.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов вуз һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Киләсе объект "Искәндәр" футбол-регби манежы булды. Объект 2020 елның сентябрендә ачылды. Спорт корылмасында бер катлы футбол-регби манежы, спортчылар һәм тренерлар өчен киенү бүлмәләре, тренажер залы, көтү зонасы, медицина блогы, сакчылык-янгын посты бүлмәсе, спорт инвентарьларын саклау бүлмәсе бар.
Биредә Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов «Стрела» регби клубы уенчылары һәм тренеры белән очрашты.