Татарстан белән Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Александр Цыбульскийга Татарстанга визиты һәм республика белән үзара файдалы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Президент билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта төбәкара багланышлар Хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру планы нигезендә төзелә. "Ышанам ки, Архангельск өлкәсе вәкиллекле делегациясенең визиты безнең элемтәләрне ныгытуга һәм әлеге килешүгә өстәмәләр кертүгә ярдәм итәчәк. Тулаем алганда, безгә активрак эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләрнең уртак эшнең яхшы традицияләре бар. «Татарстан йөк автомобильләре, автобуслар, шиналар, нефть химиясе продукциясе, пыяла, азык-төлек продуктлары, юу чаралары һәм парфюмерия, медицина инструментлары һәм җиһазлары, башка товарлар белән тәэмин итә. Архангельск өлкәсеннән целлюлоза-кәгазь сәнәгате продукциясе кертелә. Без үзара тәэмин итүне арттыру яклы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Предприятиеләргә ярдәм итү мөһим. Без элемтәләрне тагын нинди юнәлешләрдә киңәйтергә мөмкин булуын игътибар белән карарга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки эре предприятиеләр бик күп компонентлар кулланучылар булып тора".
Суднолар төзү өлкәсендә Архангельскка Татарстанда төзелгән ике пассажир корабын тапшыру буенча эш алып барыла. "Ышанам ки, аларга ихтыяҗ булачак. Сезнең төбәк безнекеннән 8-9 тапкыр зуррак. Күп юнәлешләр буенча су транспорты-ул хәрәкәт итү өчен бердәнбер мөмкинлек. Шуңа күрә безнең өчен безнең суднолар төзү корпорациясенең сезнең проектлар буенча актив эшләве бик мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Александр Цыбульский, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары буларак, Иннополис проектын гамәлгә ашыруга актив ярдәм иткән. "Төрле шәрехләр күп булды, шуңа да карамастан, без сездән ярдәм алдык. Бүген проект Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча эшли. Шулай ук сез безнең махсус икътисадый зоналарны, сәнәгать мәйданчыкларын яхшы беләсез. Бүген сез үзегез дә бу юнәлешне төбәегегездә үстерәсез. Без, үз чиратыбызда, консультацияләр бирергә һәм хезмәттәшлек итәргә әзер. Безнең тәҗрибә файдалы булыр дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә яхшы тәҗрибәгә ия. Бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Татарстанның 3 объекты керә. 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе узачак.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Президент цифрлаштыруны, продукцияне алга этәрү, сатып алулар һәм сату буенча онлайн-формаларны үстерүне, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерүне, мәгариф һәм кадрлар әзерләүне атады.
Очрашуда катнашучылар шулай ук сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү, югары технологияле медицина үсеше, беренчел звеноны камилләштерү буенча тәҗрибә уртаклашу, шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы көрәш өлешендә үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Губернаторга Архангельск өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт белдерде. Бүген төбәк территориясендә 3 меңгә якын татар яши. Төбәк хакимияте органнары ярдәме белән 2018 елның февралендә Архангельскның яңадан торгызылган тарихи мәчете ачылды.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекнең актив үсешенә Казан белән Архангельск арасында турыдан-туры һава юллары ярдәм итә, дип өстәде. "Туры авиарейс булу – бик мөһим, дип саныйм. Туризмны үстерү планында да, эшлекле өлкәдә дә. Татарстан һәм Архангельск өлкәсе – илебезнең эре төбәкләре. Безнең министрлыклар, ведомстволар һәм предприятиеләр актив эшләргә тиеш", - диде ТР Президенты.
Александр Цыбульский, үз чиратында, Татарстан белән Архангельск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек бик мөһим, дип билгеләп үтте. Делегациянең республикага визитының нәтиҗәсе булып 4 килешү имзаланды, шул исәптән югары белем бирү һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә. «Минемчә, Татарстан бу үзгәрешләрнең авангардында тора. Мин Сезнең белән бергә Иннополис төзүгә һәм үстерүгә мөнәсәбәтем бар иде. Чыннан да, төрле фикерләр булды. Әмма бүген без аның эшчәнлеге нәтиҗәсен һәм, тулаем алганда, махсус икътисадый зоналар институтына мөнәсәбәтне күрәбез. Мин ышанам ки, безнең югары уку йортлары Иннополис белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле һәм гамәли программаларын төзи алалар, алар безнең икътисадны җитди үзгәртеп коруга китерәчәк», - диде Губернатор.
Ул шулай ук суднолар төзелеше, мәдәни мирас объектларын саклау һәм нефть сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Александр Цыбульскийга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.