Татарстан Республикасының Инвестицион советы әгъзаларының бүген тәкъдим ителгән проектлары уңай бәя алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының агымдагы елда беренче утырышын уздырды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруда аларга ярдәм күрсәтә. Бүгенге утырыш кысаларында биш инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Беренче булып «Жемчужина Дингеза» кунакханә-курорт комплексын төзү» проекты тәкъдим ителде. Проект белән Татарстан Республикасы территориясендә – Кама Тамагы муниципаль районында (Кама Тамагы штп) кунакханә- курорт комплексы төзү күздә тотыла. Проектны «Жемчужина Дингеза» ҖЧҖ директоры Вячеслав Макашин тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кама Тамагының потенциалы зур, һәм бу проект районның туризм өлеше өчен «якорьлы» проект булырга мөмкин. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны һәм аны гамәлгә ашыруны Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына контрольдә тотарга кушты.
Икенче урында – «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә заманча авыл хуҗалыгы комплексын төзү» проекты булды. Гамәлгә ашыру турында "Әнәк" агрофирмасы" ҖЧҖнең "Ворошиловский" филиалы генераль директоры Максим Ионычев сөйләде. Авыл хуҗалыгы комплексын төзү күздә тотыла, ул ашлык саклау һәм җыю буенча элеватор, авыл хуҗалыгы культураларын су транспортына төяп җибәрү өчен причал стена, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү заводы (рапс, соя, көнбагыш) һ. б. юнәлешләрне үз эченә алачак.
Аннары Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркы төзелеше проекты тәкъдим ителде. Проект турында «ЗУР» ҖЧҖ директоры Марат Шәфигуллин сөйләде.
«Әгерҗе» паркы (инвесторы – «ЗУР» ҖЧҖ) түбәндәге хезмәт күрсәтүне күздә тота: тимер юл вагоннарын эшкәртү; тимер юл составларын формалаштыру; тимер юл вагоннарын карау һәм әзерләү; тик торучы вагоннарны карап тоту. Сәнәгать мәйданчыгының тимер юл хезмәтләренә Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре (ТАНЕКО, ТАИФ, Түбән Кама, Менделеевсказот), шулай ук күрше төбәк предприятиеләре тарафыннан ихтыяҗ булачак.
«Зеленодольск индустриаль паркы» идарәче компаниясе" ҖЧҖ генераль директоры Ләйсән Шәрәфиева «Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге» индустриаль (сәнәгать) паркын төзү» проектын тәкъдим итте.
«Эталон» (төзелеш һәм девелопмент) компаниясе вәкиле Юрий Бородин Түбән Камада торак комплексын төзүнең инвестицион проекты турында сөйләде. Ул кыскача «Эталон» компаниясен тәкъдим итте: төзелеш базарында 30 еллык эш тәҗрибәсе бар, илнең 59 шәһәрендә проектлар гамәлгә ашырылган, компаниягә нигез салынганнан бирле 7,5 млн. кв. м. файдалануга тапшырылган.
ТР Инвестицион советы утырышы барышында барлык проектлар да хупланды.