Бүген В.Д. Шашин ис. "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта 2021 елның ике аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның икенче кварталына бюджет расланды.
Директорлар советы 2021 – 2025 елларга «Татнефть» төркеменең экологик программасын раслады һәм гамәлгә кертте. Беренче тапкыр «Татнефть» төркеменең барлык бизнес-юнәлешләрен үз эченә алган бердәм комплекслы программа формалаштырылган. Компания атмосфера һавасына парник газлары чыгаруны, су куллануны, калдыкларны барлыкка китерүне киметергә, шулай ук ПНГны утильләштерү күләмен арттырырга планлаштыра.
Утырышта катнашучылар «Җаваплы куллану һәм җитештерү» ЦУРның 12 нче максатын тормышка ашыру юнәлешләрен хупладылар, анда компаниянең көче ресурслар һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга, табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалануга, яшел технологияләр кертүгә, әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметүгә, шулай ук тотрыклы һәм җаваплы җитештерү методларын кертүгә юнәлтелгән. Тотрыклы үсеш максатларында тасвирланган принциплар башта «ТАНЕКО» комплексын проектлаганда һәм төзегәндә салына, анда ресурс һәм энергия куллануны киметүгә, парник газлары чыгаруны киметүгә һәм җитештерелә торган продукциядән углерод эзен киметүгә ярдәм итә торган технологияләр кертелә. Бу тәҗрибә «Татнефть»нең барлык бизнесларына да таратылачак.
Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны киметү өчен стейкхолдерлар белән эш алып барыла. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәләре арасында эшкәртелгән пластиктан «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары өчен форма тегү, «Татнефть» АЗС челтәрендә эшкәртелгән майларны, шиналарны, пластик калдыкларны җыю һәм эшкәртү һ.б.лар бар.
Директорлар советында «Татнефть» ГАҖдә коррупция күренешләренә каршы торуга юнәлтелгән профилактик чаралар нәтиҗәләре хупланды. Бу юнәлештә эш тиешле корпоратив регламентлаучы документлар нигезендә максатчан алып барыла. Коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш чараларын камилләштерү максатларында гамәлдәге регламентларның үтәлешен контрольдә тоту көчәйтеләчәк.
Директорлар советы компания тарафыннан гамәлгә ашырыла торган социаль сәясәт белән дә танышты. «Татнефть»нең социаль проектлары кеше капиталын үстерү һәм глобаль килешү кысаларында уңайлы яшәү өлкәсендә илкүләм идеяләрне хуплауга юнәлдерелә. Карарлар кабул иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау, социаль инфраструктураны яхшырту, инновацион мөмкинлекләрне киңәйтү, икътисадый үсеш һәм «Татнефть» төркеме предприятиеләре территорияләрендә тормыш сыйфатын арттыру мәсьәләләре исәпкә алына.
Социаль инвестицияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен социаль программалар һәм чыгымнар белән идарә итүне үзәкләштерергә; максатчан планлаштыру, озак сроклы планлаштыру, нәтиҗәлелекне бәяләү нигезендә гамәлгә ашыру өчен социаль инициативаларны сайлап алу методологиясен кертергә; төбәк һәм муниципаль хакимиятләр белән берлектә территорияләрне үстерүнең комплекслы планнарын тормышка ашыруга күчәргә планлаштырыла.
Директорлар советы В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышының «ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» АҖны 2021 елга еллык финанс хисаплылыгына мәҗбүри аудит үткәрү өчен аудитор итеп раслау тәкъдимнәрен кабул итте.
Шулай ук утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.