Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарлар туган телне, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга гаять зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән булган татар авыллары вәкилләре катнашында узган эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.
Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел Татарстанның республикадан читтә яшәүче татарлар белән элемтәләре ныгый бара. «Без очрашу өчен һәр мөмкинлекне файдаланырга тырышабыз. Бүгенге әңгәмә дә бик файдалы булыр дип уйлыйм», - диде ул.
Россия төбәкләреннән килгән татарлар тарихи Ватаныннан читтә яшәгәндә үзләренең милли үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлдерелгән төрле проектларны актив тормышка ашыралар: татар телен өйрәнү курслары оештыралар, татар иҗат коллективларына ярдәм итәләр, китаплар нәшер итәләр, форумнар һәм фестивальләр үткәрәләр, дип белдерде Президент. «Без илебезнең татар авылларында сезнең кебек актив, булдыклы кешеләр булуы белән горурланабыз», - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, эшкуарлык күп кенә татар авылларында үсеш алган. «Татар эшкуарлары, бизнесны үстерүдән тыш, үз авылларының иминлегенә, татарларны берләштерүгә зур игътибар бирәләр, үз халкының киләчәге өчен чын күңелдән борчылалар», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Әңгәмә барышында татар авылларына ярдәм итү, татар милли-мәдәни оешмаларының эшчәнлеге, Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар белән Татарстанның элемтәләрен алга таба ныгыту буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
31 марттан 2 апрельгә кадәр Казанда Россия төбәкләренең һәм Татарстанның Татар авыллары эшкуарларының IX бөтенроссия җыены уза. Чарада катнашу өчен Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән 500 кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре килгән.