Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патентлар системасы турындагы законда бизнес өчен ташламаларны теркәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Очрашу Казанда Эшкуарлар йортында узды.
Мәсәлән, Татарстан Президенты белән аралашу барышында эшкуарлар советы рәисе, Азнакай район Советы депутаты Әнвәр Җиһангиров яңа патент системасына күчү авыл эшкуарларына зыян китерә дип белдерде. Аларның салым суммасы уртача ике тапкыр арткан.
Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы депутатларына һәм ТР Икътисад министрлыгы хезмәткәрләренә эшкуарларга салым йөкләнешен яңадан карарга кушты.
"Без закон кабул иткәндә барлык моментларны да исәпкә ала алмаганбыз. Әмма безнең бурыч – әлеге системаны кулланган эшкуарлар категориясе өчен шартларны начарайтмау иде. Шуңа күрә салым йөкләнешен каядыр арттырсак, эшчәнлекнең бу төрләрен карарга кирәк", - дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, экспертлар әлеге мәсьәлә буенча закон проектлары әзерләгән, алар Комитетның 13 апрельдәге утырыышнда, аннары ТР Дәүләт Советы сессиясенә чыгарылачак. Якунин сүзләренчә, авыл эшкуарлары өчен салым йөкләнеше элеккеге дәрәҗәгә әйләнеп кайтачак.
Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре белән очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Төркиядә кече бизнес логистикасы буенча чыгымнарны кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү берлегенең 80%ка каплагау тәҗрибәсен өйрәнергә кушты.
Татарстан Президентына шундый инициатива белән үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кофеһнялары челтәре җитәкчесе Илнар Шәмсетдинов мөрәҗәгать итте. Якын арада аның компаниясе Истанбулда беренче шундый кофейня ачарга планлаштыра. Бүген Төркиядә кече бизнеска ярдәм итү берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тулы бер программалар комплексы бар. Әйтик, чималны кофейняга җибәрү өчен маркетплейслар кулланган очракта, ил буенча саклау һәм логистика буенча чыгымнарның 80%ына кадәр субсидияләнәчәк.
«Бу тәҗрибәне өйрәнергә, үзләштерергә һәм федераль коллегаларга чыгарга кирәк. Экспорт өлешендә яхшы федераль программалар бар. Электрон сәүдә эшли башласын өчен, безгә РФ Икътисадый үсеш министрлыгына һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына инициатива белән чыгарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Хәзерге вакытта республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы кысаларында маркетингларда сәүдәне өйрәтү, продукцияне сертификацияләү, үзмәшгульлек һәм эшкуарларны маркетингка алып баруда ярдәм итү чаралары гамәлдә.
"Бездә әлегә саклау, логистика һәм субсидияләү буенча чыгымнарны кайтару юк. Төркия эшкуарларына ярдәм итү фонды белән элемтәгә керәбез һәм бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез», - дип ассызыклады ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм прокуратура органнары, бигрәк тә эшкуарлар тарафыннан беренче тапкыр хокук бозулар кылынган очракта, бигрәк тә бизнес алып баруда зур булмаган тәртип бозулар ачыкланган очракта, кисәтү алымнарын кулланырга тиеш. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Эшкуарларны яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.
"Тупас һәм ачык бозулар булмаса, кисәтү кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шул ук вакытта, әгәр сүз җитди яки кабат хокук бозулар турында барса, контрольлек итүче органнарның реакциясе шуңа тиңдәш булырга тиеш, дип аныклады.
"Әгәр эшкуар бер тапкыр кисәтү алса, икенче шанс булмаячак. Бу – күзәтчелек органнары һәм бизнес арасындагы мөнәсәбәтләрнең нормаль формасы. Бер тапкыр «сары карточка» алган булса, әле аны уеннан читләштермиләр. Әмма икенче "сары карточка» – чаралар күрү дигән сүз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Минзәлә районында эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Дамир Каюмов Татарстан Президентына тикшерүчеләрнең каты чаралар күрүләренә зарланды. «Безнең предприятие җиңел сәнәгать товарлары чыгара, һәм быелдан без продукцияне маркировкаларга тиеш. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр ешайды, алар маркировканың гадиләштерелгән тәртиптә булуын билгели, моны бозу дип саныйлар һәм суд карары чыгарганчы ук продукцияне әйләнештән чыгарталар. Бу бит бизнеска эшчәнлекне туктатып торуга китерә» – диде эшкуар.