Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының 2021 елда беренче утырышын уздырды.

Утырыш «Алабуга» МИЗның административ бинасында узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Икътисадый үсеш һәм финанслар департаменты директоры Василий Толоко, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Икътисадый үсеш һәм финанслар департаментының бюджетара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Наталья Ермакова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Күзәтүчеләр советы әгъзалары елына 4800 тонна күләмендә металл конструкцияләр җитештерү буенча инвестицион проектны карадылар. Проектны «Аконит-А» АҖ компаниясе генераль директоры Игорь Шатц тәкъдир итте. Компания «Алабуга» МИЗ территориясендә гомуми мәйданы 14 480 метр булган җитештерүне урнаштырырга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында гамәлгә ашырыла торган «Аконит» фәнни-җитештерү берләшмәсе компаниясенең икенче проекты инде.

«РариТЭК СПГ» ҖЧҖ Күзәтүчеләр советында елына 23 708 тонна сыекландырылган табигый газ җитештерү проектын тәкъдим итте. Компаниянең башкарма директоры Рамил Нуретдинов хәбәр иткәнчә, проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 800 млн.сум тәшкил итәчәк, 38 эш урыны булдыру күздә тотыла. Компания җитештерү куәтләрен «Алабуга» МИЗ территориясендә 1,9 га мәйданлы җир кишәрлегендә урнаштырырга планлаштыра.

«Сибтрак» ҖЧҖдән киләсе проект «Алабуга» МИЗ территориясендә махсус йөк транспорт чаралары җитештерүне күздә тота. Транспорт чараларын җитештерүнең планлаштырылган күләме елына 500 берәмлек тәшкил итәчәк. Проектны үсеш буенча директор Саламбек Маиһов тәкъдир итте. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 1,9 млрд. сум тәшкил итәчәк, 122 эш урыны булдырылачак. Компания җитештерү куәтләрен гомуми мәйданы 10 га булган җир кишәрлегендә урнаштырырга планлаштыра.

«Хухтамаки Файбер Алабуга» ҖЧҖ йомырка өчен кәгазь җепселдән экологик куркынычсыз һәм биотаркала торган төргәк җитештерү проектын тәкъдим итте. Шәхси инвестицияләр күләме 1,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, 35 эш урыны булдырылачак. Елына 130 млн төрү материалы әзерләү планлаштырыла. Компания җитештерү куәтләрен 6 га мәйданда урнаштырачак.

Моннан тыш, «Данафлекс - Алабуга» производствосын алга таба үстерү буенча проект – «Данафлекс» компаниясеннән эшкәртү төргәге өчен пленка җитештерү тәкъдим ителде. Инвестицияләр күләме – 4,5 млрд. сум, өстәмә рәвештә 230 эш урыны булдырылачак.

Барлыгы биш инвестицион проект каралды, аларның барысы да «Алабуга» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы әгъзалары тарафыннан хупланды.

«Бүген каралган барлык проектлар да безнең өчен бик мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәнәгать җитештерүе Татарстан Республикасы, шулай ук тулаем Россия Федерациясе икътисады үсешенә ярдәм итә. Барлык проектлар да уңышлы гамәлгә ашырылыр, дип ышанам».

Белешмә өчен:

Күп еллар дәвамында «Алабуга» МИЗ Россиянең икътисадый зоналары арасында лидер булып кала. Бүгенге көндә «Алабуга» МИЗда 143,8 млрд.сум инвестиция җәлеп ителгән, 33 җитештерү эшли, 7 315 эш урыны булдырылган. Узган 2020 елда керем 87,3 млрд. сум тәшкил иткән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Алабуга" МИЗ Матбугат үзәге материаллары файдаланылды.