Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның кадрлар потенциалын үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар «Алабуга Политех» мәгариф үзәген ачу тантанасында катнаштылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Һөнәри осталык үсеше агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» КАБО генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы ел саен үзенең югары нәтиҗәлелеген раслый – бүген биредә 33 резидент җитештерү эшчәнлеге алып бара, 7 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, «Алабуга» МИЗ үсеше темплары һәм кадрларны 16 мең кешегә кадәр арттыру кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итүне таләп итә. «Алабуга-Политех»ны ачу – эш бирүченең һәм мәгариф учреждениесенең урта һөнәри белем бирү программалары буенча эшчеләрне максатчан әзерләү кысаларында уңышлы партнерлыгы үрнәге».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, «Ворлдскиллс» хәрәкәте белән хезмәттәшлек һәм 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру кысаларында республика алган стандартлар кадрлар әзерләү өчен кирәк һәм актуаль.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, кадрлар әзерләү программаларының заман белән бергә атлавы һәм икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булуы мөһим.
«Алабуга-Политех» мәгариф үзәге үсешенең киләчәк перспективалары турында «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, төп бурыч – «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге студентларына яхшы карьера үсеше тәкъдим итү. Ул мәгариф үзәге базасында бүгенге көндә кирәкле белгечләр әзерләү турында җентекләбрәк сөйләде.
Югары һөнәри белем бирү программалары кысаларында «Алабуга» МИЗ белән хезмәттәшлек итү планнары турында Казан федераль университеты (К(И)ФУ) ректоры Илшат Гафуров та мәгълүмат бирде.
Киңәшмә барышында «Алабуга-Политех» белем бирү үзәге базасында мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирүдән башлап, югары белем бирү һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү программаларына кадәр өзлексез кадрлар әзерләү системасын булдыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, хәзерге шартларда кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе республика өчен өстенлекле мәсьәлә булып тора. Аның сүзләренә караганда, эш бирүче белән югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасындагы хезмәттәшлекне үстерү – «укыту– практика–эшкә урнашу» чылбырын булдыру уңышлы булырга мөмкин.
Алабуга муниципаль районындагы «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга урта һөнәри белем алу өчен Татарстаннан да, башка төбәкләрдән дә, шулай ук 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алу өчен файдаланылырга мөмкин.