Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Илкүләм кардиология медицина үзәге» ФДБУ генераль директоры урынбасары Ренат Акчурин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды.
Рөстәм Миңнеханов академик Ренат Акчуринны 75 яшьлеге белән котлады һәм сәламәтлек, озын гомер теләде.
«Сез республика өчен күп эш башкардыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Үз хезмәтегез белән осталыгыгызны исбатлыйсыз. Сез татар халкын данладыгыз".
Ренат Акчурин халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе, күпьеллык фәнни эшчәнлеге, актив җәмәгать эше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.
Белешмә өчен:
Ренат Сөләйман улы Акчурин 1946 елның 2 апрелендә Үзбәкстан ССРның Андиҗан шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. Милләте буенча татар. Андиҗан медицина институтында укый, 1971 елда И.М. Сеченов исемендәге 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый. Медицина фәннәре докторы, профессор.
1971 елдан – участок табиб-терапевты, 1972-1973 елларда – Мәскәү өлкәсенең Реутов шәһәре хастаханәсендә табиб-травматолог. Шул ук вакытта Мәскәү шәһәренең 70 нче хастаханәсендә хирург һәм Мәскәү өлкәсенең Балашиха районы хастаханәсендә травматолог та булып эшли. 1975 елның мартыннан – СССР Медицина фәннәре академиясенең Бөтенсоюз фәнни үзәгенең кан тамырлары микрохирургиясе бүлегенең кече фәнни хезмәткәре, 1978 елдан башлап СССР Медицина фәннәре академиясенең Бөтенсоюз фәнни үзәгенең кан тамырлары микрохирургиясе бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре.
1984 елдан башлап кардиохирургия өлкәсендә специальләшә башлый һәм Хьюстонга танылган америка хирургы Майкл Дебейканың клиникасына стажировкага җибәрелә. АКШтан кайтканнан соң РМФА Россия кардиология фәнни-җитештерү үзәгенең А.Л. Мясников исемендәге Клиник кардиология институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.
Сәламәтлекне торгызу, кан тамырлары һәм кардиохирургиядә уникаль юнәлешләрне үстергән абруйлы белгеч буларак билгеле.
1996 елның ноябрендә Россиянең беренче Президенты Б. Н. Ельцинга йөрәгенә операция ясый.