Татарстан Президенты Росгвардия директоры урынбасары Сергей Лебедев белән очрашты

07.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие Сергей Лебедев белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү буенча хезмәттәшлек, Татарстан буенча Росгвардиянең матди-техник базасын ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында коронавирус инфекциясе таралган чорда республика росгвардиячеләренең эшен билгеләп үтте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды. Очрашуда РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров һәм ТР Иминлек советы секретаре Рафаил Гыйльманов та катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.