Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синергия» индустриаль паркы территориясендә «Аконит-Урал» компаниясе эшчәнлеге белән танышты.
«Аконит-Урал» компаниясе конвейер җиһазлары өчен комплектлау җайланмалары (конвейер роликлары) җитештерә. Конвейерлар, өзлексез транспортның төп төрләренең берсе буларак, сәнәгатьнең барлык тармакларында да диярлек, шулай ук йөкләрне склад эчендә йөртү өчен киң кулланыла. Продукцияне төп кулланучылар – күмер һәм химия сәнәгате, машина төзелеше һәм металлургия.
Аерым алганда, бүген Рөстәм Миңнехановны роликларны автоматик җитештерү линиясе ничек эшләве белән таныштырдылар, компаниянең башка җиһазларын күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, «Аконит-Урал» (проектның инициаторы - «Аконит» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ) җитештерүен «Синергия» сәнәгать паркы мәйданнарында 2020 елның 29 октябрендә эшләтеп җибәрелде.
Белешмә өчен:
«Синергия» индустриаль-технологик паркы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан. «Синергия» – җитештерү эшчәнлеген алып баручы компанияләр өчен әзер биналар комплексы.