Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев Казан метрополитенының пилотсыз хәрәкәтен оештыру проекты турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп, республиканың «Трансмашхолдинг» АҖ белән күптәнге эшлекле багланышлары булуын билгеләп үтте. Татарстанда холдинг җитештергән метро, электропоездлар, рельс автобуслары һәм трамвайлар файдаланыла, дип искәртте ул. Бүген Казанда метрополитенның пилотсыз хәрәкәтен оештыру эше планлы бара. Эш төркеме («ТМХ» АҖ, ТР Транспорт министрлыгы, «Метроэлектротранс» МУП, Казан Башкарма комитеты, «Иннополис» МИЗ) төзелде, аның эше кысаларында проект турында фикер алышу, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү оештырылды.
Моннан тыш, «Трансмашхолдинг» Иннополис белән уңышлы хезмәттәшлек итә – 2020 елда холдингның 280 хезмәткәре Иннополис Университетында квалификация күтәрүне узды.
Киңәшмә барышында «юл картасы» (2020-2025 елларга), пилотсыз метро проекты, проектны гамәлгә ашыру буенча алга таба адымнар турында фикер алыштылар.
«Трансмашхолдинг» АҖ президенты Андрей Бокарев искәрткәнчә, илдә беренче пилотсыз метро проектын булдыруга юнәлдерелгән техник мәсьәләләр буенча фикер алышу мөһим. Аның сүзләренә караганда, ТР Транспорт министрлыгы, Иннополис, башка җаваплы ведомстволар белгечләре белән нәтиҗәле эш алып барыла.