Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов кичә, 21 апрельдә, илдә традицион рәвештә җирле үзидарә көне билгеләп үтелүен искә төшерде. Кичә шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юлламасы яңгырады, ул якын киләчәккә ил үсешенең мөһим юнәлешләрен билгеләде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук узган ел коронавирус пандемиясе аркасында күп кенә чараларның онлайн форматта узуын искә төшерде. «Быел бәйрәмне ветераннарыбыз белән уздыруыбыз бик күңелле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шуны истә тотарга кирәк: коронавирус юкка чыкмады, әмма без бу шартларда эшләргә, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп һәм социаль дистанцияне саклап, чаралар үткәрергә өйрәндек».
«Үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклагыз, якыннарыгызны саклагыз, - диде Татарстан Президенты, тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Пандемия белән көрәшкә керткән зур өлешегез һәм аның нәтиҗәләре өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең сәламәтлек саклау системасы, санитар-эпидемиологик хезмәт системасы һәм муниципалитетлар мобилизацияләнде һәм яңа бурычларны үти алды, COVID-19 таралышын булдырмау буенча эшне җайга салды».
Бүген Татарстанның муниципаль хакимияте - идарәчеләрнең зур командасы, алар арасында җирле үзидарә депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр һәм территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республикада 6782 муниципаль хезмәткәр эшли. «Бу без һәрвакыт таяна торган команда, - дип белдерде Татарстан Президенты. - Сез - халык белән эшләүче кешеләр, сез алдынгы урында, һәм мин ышанам ки, уртак көч белән без куелган барлык бурычларны да хәл итә алачакбыз».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең барлык әгъзаларын һәм хезмәткәрләрен 15 еллыгы белән котлады һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Сезгә алга таба да уңышлар, нык сәламәтлек, илебез һәм республикабыз чәчәк атсын,диде ул.
Рөстәм Миңнеханов алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Шулай ук ул Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары өчен 50 Hyundai Sonata автомобильләренә сертификат тапшырды.
Муниципаль берләшмә вәкилләрен бәйрәм белән шулай ук «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да котлады.