Татарстан Президенты һәм Магадан өлкәсе Губернаторы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магадан өлкәсе Губернаторы Сергей Носов белән очрашты. Очрашу «Казан-Экспо»да Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.

Очрашуда төбәкара элемтәләрне төрле яклап үстерү перспективалары, шул исәптән үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын киңәйтү, шулай ук гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сергей Носовка «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Магадан өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.