Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кадрлар резервын үстерү программасында катнашучылар белән очрашты

22.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе кадрлар резервын үстерү программасында катнашучылар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

20-23 апрельдә Казанда «Дәүләт идарәсе сыйфатын күтәрү: халыкара тәҗрибә һәм Россия практикасы» темасына РФ Кадрлар идарәсе өчен укытуның алтынчы модуле уза. Татарстанга сәфәрләре кысаларында резервта катнашучылар Иннополис фән шәһәрчегенә, Казан вертолетлар заводына, ТР Милли китапханәсенә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгенә, Казандагы халыкара мәктәпкә бардылар, медицинада симуляция технологияләрен үстерү буенча республика тәҗрибәсе белән таныштылар.

«Сезне Татарстанда сәламләвемә чын күңелдән шатмын. Сезнең күбегез белән без яхшы таныш, инде уртак эш тәҗрибәбез бар. Калганнары белән мөнәсәбәтләрне соңрак корачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов резервта катнашучыларга.

Ул кыскача Татарстан Республикасы турында сөйләде, республиканың икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлешләрен һәм сәнәгатьнең әйдәп баручы тармакларын билгеләп үтте. «Без үз-үзен тәэмин итә торган төбәкләрнең берсе. Узган ел, әлбәттә, бик катлаулы булды. Бу коронавирус пандемиясе һәм нефтькә бәяләр төшүгә дә бәйле. Тулаем алганда, без мөмкин кадәр башкарып чыктык һәм, барлык кыенлыкларга да карамастан, 2019 ел дәрәҗәсендә сакланып калды», - диде ТР Президенты.

Резервчылар белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республика продукциясен тышкы базарларга чыгару өчен дә, шулай ук чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өчен дә чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Татарстан – экспорт юнәлешле төбәк. Безнең сәнәгать продукциясенең 50%ы экспортка китә. Яңа базарлар эзләргә, товарларыбызны, эшләнмәләрне, проектларны алга этәрергә кирәк. Бу бик мөһим, - дип ассызыклады ул. - "Россия-Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме кысаларында җитди эш алып барыла. Анда 60тан артык ил. Россия Президенты йөкләмәсе буенча мин әлеге төркемне җитәклим, без актив эшлибез».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Инвестицияләр эшчәнлегенә зур игътибар бирә. Инвестицион инфраструктура камилләштерелә, бизнеска ярдәм итү чаралары эшләнә. Бүген республикада сәнәгать мәйданчыклары, махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар үсеш ала. «Әгәр дә элемтә юк икән, әгәр бу мәсьәләләр белән игътибар белән шөгыльләнмәсәң – уңышка ирешү кыен», - дип өстәде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.