Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) дәүләт хезмәте һәм кадрлар идарәсе башлыгы Тимур Ахунҗанов белән очрашты.
Тимур Ахунҗанов Президентка Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул –ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге элеккеге Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.
Шулай ук очрашу кысаларында Татарстан һәм Росприроднадзор арасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.