Марат Хөснуллин һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп үтүче М-7 трассасын төзүгә багышланган киңәшмәдә катнашты

30.04.2021

Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтүче М-7 трассасы участогын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Видеоэлемтә аша Федераль юл агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков да кушылды.

Киңәшмә кысаларында кайбер эш мәсьәләләре, аерым алганда, проект документациясен әзерләү, юл картасын формалаштыру һәм төзелеш эшләрен башкару сроклары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп узу юлы - республика өчен бик мөһим проект. «Бу трасса бик кирәк. Әлеге проектны хуплавыгызны сорар идем. Без, үз чиратыбызда, подрядчыларны да, эш графигын да игътибар белән күзәтәчәкбез», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп узу юлы гомуми озынлыгы 89 км тәшкил итәчәк. Яңа юл транзит йөкләренең бер өлеше юнәлешен күчерергә һәм транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев