Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Төрекмәнстанның Югары контроль палатасы рәисе Сәрдар Бердымөхәмммәдов белән очрашуында катнашты

30.04.2021

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты урынбасары, Төрекмәнстанның Югары контроль палатасы рәисе Сәрдар Бердымөхәмммәдов белән очрашуы узды.

Очрашу Казан Ратушасында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия белән Төрекмәнстанның төрле өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре, ике яклы һәм күпьяклы форматта үзара файдалы партнерлык өчен яңа мөмкинлекләр турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Төрекмәнстан делегациясе кунак сыйфатында Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнаша.

Евразия хөкүмәтара советы утырышының көн тәртибенә 2025 елга кадәр сәнәгать хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре һәм ЕАЭСка органик авыл хуҗалыгы продукциясен ирекле йөртү буенча юл картасын булдыру кертелгән иде.

Белешмә өчен:

2021 елда Евразия хөкүмәтара советның беренче утырышы узды. Ул шулай ук 5 февральдә Алмата шәһәрендә узды һәм ул  «Цифрлы яңадан йөкләнеш: яңа чынбарлыкка ыргылыш» форумы дип аталды.

Евразия икътисадый берлеге ( ЕАЭС) - халыкара хокукка ия һәм Евразия икътисадый берлеге турында 2014 елның маенда Астанада имзаланган килешүдә (2009 елның 1 октябрендәге редакция) гамәлгә куелган төбәк икътисадый интеграциянең халыкара оешмасы. Аңа Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә, күзәтүче илләр статусына Молдавия, Үзбәкстан һәм Куба ия.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары файдаланылды