Төрекмәнстан – Татарстанның стратегик партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары, Югары контроль палатасы Рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Төрекмәнстан җитәкчелегенә Россия белән Төрекмәнстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Төрекмәнстан хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләренә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Төркмәнстанны уңышлы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр бәйли. Узган ел товар әйләнеше 107 млн. доллар тәшкил иткән, Төрекмәнстан партнерлары белән Татарстанның алдынгы компанияләре: КАМАЗ, Татнефть, Казан вертолетлар заводы, КЭР-Холдинг актив хезмәттәшлек итә.
«Алга таба да үзара сәүдә күләмнәрен арттыру буенча эшләргә кирәк. Нефть разведкалау, нефть чыгару, газ транспортлау, машина төзелеше, энергетика, химия продукциясе белән тәэмин итү, фармацевтика һәм медицина, агросәнәгать комплексы һәм башка юнәлешләрдә элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ел саен Татарстан югары уку йортларында төркмән студентлары саны арта. Бүгенге көндә 5122 студент исәпләнә. «Төрекмәнстан безнең республикада чит ил студентлары саны буенча беренче урында тора. Ышанам ки, аларның белемнәре сезнең илдә бик кирәк булачак», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчелегенә ил территориясендә яшәүче 15 мең татарга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Татарстанда шулай ук төркмәннәрнең милли-мәдәни мохтариятенә дә зур игътибар бирелә (3 меңгә якын).
Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Татарстанда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтеләчәген хәбәр итте һәм Төркмәнстан делегациясен бәйрәм чараларында катнашырга чакырды.
Сәрдар Бердымөхәммәдов, үз чиратында, Татарстан белән Төрекмәнстан арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне алга таба ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте.