Рөстәм Миңнеханов: Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелә

06.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кайбыч муниципаль районында булды. Татарстан Президенты аграрчылар белән чәчү кампаниясе темплары турында фикер алышты һәм дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышты.

АСК вәкилләре белән очрашу Олы Подберезье авылы янындагы кырда узды. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Чәчүлек мәйданнары структурасында бөртекле культуралар 32 мең га мәйдан били, шуның 20,7 мең га - сабан культуралары, тулаем алганда, чәчү 30% ка үтәлгән.

Бүген кыр эшләренә меңнән артык кеше һәм 100 дән артык техника җәлеп ителгән. Район башлыгы чәчү эшләрен 12 майга тәмамлау планлаштырылуын билгеләп үтте. "Кирәкле техника бар. 7 мең тоннадан артык орлык әзерләнгән, шуның 90% ы - репродукцияле орлыклар. Быел хуҗалыкларда бер гектарга 52 кг минераль ашлама тупланган - бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да дизель ягулыгы белән тәэмин ителгән", - дип хәбәр итте Альберт Рәхмәтуллин.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, районга терлекчелек өлкәсендә дә үсәргә кирәк: узган ел белән чагыштырганда терлекләрнең баш саны бераз кимегән.

Рөстәм Миңнеханов терлекчелек фермаларын активрак үстерергә, грантлар һәм авыл кешеләренә ярдәм итүнең башка рәвешләрен кулланырга өндәде. «Авыл хуҗалыгы-ул эш урыннары. Баш санын арттырырга, сөт терлекчелеген үстерергә кирәк. Авылда сөт-ул төп керем чыганагы», - дип өстәде ТР Президенты.

Тулаем Рөстәм Миңнеханов Кайбыч районында авыл хуҗалыгына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте: «Без әле карадык: барлык кырлар да эшкәртелгән, һәркайда эш оештырылган».

Ул шулай ук коронавируска каршы профилактика чаралары турында искә төшерде һәм вакцинациянең иң нәтиҗәле чарас булуын ассызыклады. "Бүген республикада прививкалар җитәрлек, һәр районда вакцинацияләүнең берничә пункты оештырылган", - диде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Олы Подберезье авылында булды, анда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салды, шулай ук җирле меценатлар ярдәме белән төзелгән агач гыйбадәтханәне карады. Совет елларында җимерелгән таш гыйбадәтханә урынында изге Сергий Радонежский хөрмәтенә дини объектны торгызганнар.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов җирдән файдалану һәм авыл көнкүрешенә багышланган музей комплексында булды. Музей шәхси акчага оештырылган. 22 мең кв. м. территориядә 2 җил тегермәне, су тегермәне, борынгы амбарлар һәм рус крестьян өйләре урнашкан. Экспозициядә төрле авыл хуҗалыгы машиналары (ДТ-54 тракторы, җитен җыю комбайны), авыл хуҗалыгы хезмәт кораллары (сабан, печән җыю тырмалары, бәрәңге басу, соха), ат арбалары һәм XIX һәм XX гасырдагы төрле чаналар тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов яңа музей комплексын югары бәяләде һәм бирегә туристларны активрак җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Шулай ук музей территориясендә Кайбыч районы оешуга 30 ел тулуга багышланган театральләштерелгән тамаша оештырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев