Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Президент билгеләп үткәнчә, быел фестивальдә республиканың барлык почмакларыннан 5,5 мең конкурсант катнашкан. «Бүген монда иң яхшыларның да яхшылары җыелган. Сез барыгыз да булдырдыгыз! Әлбәттә, бу вакыт эчендә сезгә ярдәм иткән ата-аналарыгызны һәм укытучыларыгызны билгеләп үтәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул балаларны иҗат ягыннан үстерү өчен уникаль мәйданчык булган фестивальне оештыручыларга аерым рәхмәт белдерде. «Без «Созвездие-Йолдызлык»ны 20 елдан артык уздырабыз. Бу вакыт эчендә меңләгән бала үз талантларын ача алды. Барлык балаларга да, осталыкларын камилләштереп, алга гына хәрәкәт итүләрен телим. Бүген сез – иң яхшылары!» - дип мөрәҗәгать итте Президент катнашучыларга.
Аннары Рөстәм Миңнеханов фестивальдә Гран-при номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.