Алексей Песошин ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында катнашты

05.05.2021

Татарстан Республикасында 2021 елның 4 май мәгълүматлары буенча, 2053 янгын булган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Шул ук вакытта янгында үлүчеләр саны 93%ка арткан.

Бу мәгълүматларны ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте.

Комиссия утырышын ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Утырышта видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары катнашты.

“Соңгы айларда республика территориясендә янгыннар һәм аларда кешеләр үлеме белән бәйле бик начар вазгыять туды. 2020 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 19%ка, аларда үлүчеләр саны 84%ка арткан. Янгыннарның күп өлеше торак пунктларга туры килә”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры янгыннар артуының сәбәбен ачыкларга кушты. “Бу сорауларга җавап табарга кирәк, сәбәпләрен ачыкларга һәм конкрет чаралар күрергә кирәк”, - диде ул.

Сергей Сергеев янгыннар саны арткан муниципаль берәмлекләрне атады, алар – Аксубай, Алексеев, Әлки, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Тукай, Теләче, Чирмешән районнары.

Янгыннарда үлүчеләр саны арткан районнар – Югары Ослан, Әгерҗе, Бөгелмә, Лаеш, Чирмешән, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләре.

Сергей Сергеев хәбәр иткәнчә, республикада 4 майда гына да янгында 10 кеше һәлак булган.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.