Татарстан Президенты: Бүген Татарстанда яшьләрнең иҗади потенциалын интеграцияләүче проектлар гамәлгә ашырыла

29.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза. Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 5 ел эчендә Яшь дипломатлар форумында 30 илдән 120дән артык вәкил катнашты. Форум «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында уза, аның бурычларының берсе тире яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда яшьләрнең иҗади потенциалын интеграцияләүче берничә проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы, «Сәләт» хәрәкәте, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан талантлары ачык университеты һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстанның мөселман илләре белән эше төрле юнәлешләр буенча алып барыла, шул ук вакытта сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек өстенлекле юнәлеш булып тора.

"Ышанам ки, сез сәүдә-икътисадый, фәнни-мәгариф һәм башка өлкәләрдә халыкара элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәчәксез», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов яшь дипломатларга.

V Яшь дипломатлар форумында ИХО илләренең тышкы сәяси тармакларының 12 яшь хезмәткәре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар Советының 9 әгъзасы, «Яңа буын» Россотрудничество программасында катнашучы 16 кеше катнашты. Форумның төп темасы «Ковидтан соңгы дөньяда дипломатия һәм ИХО илләренең заманча халыкара мөнәсәбәтләргә керткән өлеше, Якын Көнчыгышта күмәк иминлек, Россия – ИХО линиясе буенча хезмәттәшлекне үстерү перспективалары».

Белешмә өчен:

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары форумытанылган иҗтимагый-сәяси эшлеклеләр, дипломатлар, хакимият вәкилләре катнашында дөнья дәүләтләренең тышкы сәяси идарәләренең гамәлдәге яшь хезмәткәрләре өчен уникаль дискуссия мәйданы.

Беренче форум «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit-2016» VIII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев