Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең VII Казан яшь эшкуарлар форумында катнашучылар белән очрашты һәм аларның иң яхшы стартап-проектлары белән танышты. Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та катнашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.
Быел форумда катнашу өчен дөньяның 41 иленнән 350дән артык гариза бирелгән, шуларның 131 стартабы сайлап алынган. Питчингта 37 иң яхшы проект катнашты.
Рөстәм Миңнеханов яшь эшкуарларга Казан форумына игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Президент билгеләп үткәнчә, яшь буын һәм дөнья бизнес-бергәлегенең тырышлыкларын берләштерү иң актуаль икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү нигезе булачак.
Аннары форумның иң яхшы стартаплары тәкъдир ителде. Төркия иҗатчылары ясалма интеллект ярдәмендә урам утлары белән идарә итү проектын тәкъдим иттеләр. Татарстан эшкуарлары шулай ук ясалма интеллект мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим иттеләр, әмма инде чүпне сортларга аеру өчен. Бангладештан килгән катнашучылар онлайн сату өчен кушымта эшләгәннәр, аның ярдәмендә интерактив чатлар ярдәмендә клиентлар белән эшләү процессын гадиләштерелә. Тунислылар авыл хуҗалыгына игътибар иттеләр һәм җирләрне сугару чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче платформа тәкъдим иттеләр. Шулай ук мәгариф өлкәсендәге проектлар да күрсәтелде.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән стартапларның потенциалын югары бәяләде. «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшкуарларының Казан форумында катнашу сезнең проектларны тормышка ашыру һәм үстерү өчен мөһим инструмент булыр дип өметләнәм», - дип өстәде ТР Президенты.
Белешмә өчен:
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь эшкуарларының Казан форумы 2014 елдан башлап ел саен уздырыла, ул ИХО илләреннән һәм Россия Федерациясеннән йөзләгән стартапларны, инвесторларны һәм тармак экспертларын җәлеп итә. Чара елдан-ел киң колач җәя бара. 2014 елдан 2020 елга кадәр форумда 50 илдән 1000нән артык вәкил катнашты, ә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме $2 млн.нан артык тәшкил итте.