Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Бу чара Н. И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә узды.
Утырыш эшен ачып, Татарстан Республикасы Президенты вузның фәнни лабораторияләрен җиһазлауның югары дәрәҗәдә булуын һәм үткәрелә торган тикшеренүләрнең зур потенциалын, төбәк үсеше өчен перспективалы булуын билгеләп үтте.
Вузны үстерү программасының максатчан моделе параметрлары турында Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләде. Ул искәрткәнчә, программа РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы инициативасы белән төзелгән «Приоритет-2030» әһәмиятле федераль проекты кысаларында белән гамәлгә ашырыла. Программа илнең фәнни-технологик үсешенең стратегик юнәлешләре буенча алдынгы проектларны гамәлгә ашырырга һәм территорияләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
«Программа ике трекны күздә тота: тикшеренү лидерлыгы һәм территориаль лидерлык. Казан университеты үз тарихында да, үзенең заманча федераль статусы нигезендә башта төбәк һәм округ бурычларын хәл итү өчен формалашты. Шартлар һәм критерийларны тирән һәм төрле яктан анализлаганнан соң, без икенче трек буенча конкурста катнашырга карар кылдык», - дип хәбәр итте КФУ ректоры.
Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, нәкъ менә территориаль лидерлык юнәлеше буенча югары белем һәм фән күзлегеннән дә, республиканың социаль-икътисади үсеше ягыннан да, икътисадның һәм социаль өлкәнең реаль секторы оешмаларының кадрлар, фәнни-технологик һәм инновацион потенциалын ныгыту хисабына, югары уку йорты иң зур алга китешне тәэмин итә ала.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казан федераль университеты -илнең алдынгы югары уку йортларының берсе, ә аның яңа программасы республика һәм аның башкаласы үсешенә этәргеч бирүнең мөһим инструменты булырга мөмкин. "Ышанам ки, безнең уртак эшебез университетны алга таба алга этәрүгә, дөньяның алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында аның конкуренциягә сәләтен арттыруга ярдәм итәчәк», - диде Татарстан Президенты.
Күзәтчелек советы каравына чыгарылган тагын бер мөһим мәсьәлә - Кыргызстанда Казан университетының филиалын булдыру проектын раслау. Әлеге тема КФУ ректорының Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе Улукбәк Марипов белән очрашуы барышында кузгатылды. Премьер-министр Кыргызстан Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге мәсьәләне эшләп бетерергә, аерым алганда, кампус төзү урыны белән билгеләргә кушты. Бишкек һәм Каракол шәһәрләре билгеләнде, шулай ук проектның эчтәлекле өлеше әзерләнгән.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк КФУ филиалын Кыргызстанда булдыру проектын хупларга тәкъдим итте.