Бүген Татарстан рапирачысы Марта Мартьянова Токиода узган Олимпиадада команда ярышларында алтын медаль яулады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фехтование федерациясе президенты Александр Михайловка, фехтование буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Илгар Мамедовка, Татарстан Республикасы фехтование федерациясе җитәкчесе Марат Рәхимовка, «Фехтование буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе» ДАУ директоры Илдар Шәймәрдановка һәм рапираларда фехтование буенча Россия җыелма командасына котлау телеграммасы җибәрде.
"Хөрмәтле Александр Юрьевич, Илгар Яшар Оглы, Марат Муллахмәт улы, Илдар Равил улы! Кадерле спортчылар! Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән фехтование буенча Россия җыелма командасын Токиода узган Олимпиадада Россия рапирачылары чыгышы белән котлыйм.
Сәләт, хезмәт сөючәнлек, тәҗрибәле остазлар белән бергә югары техник осталык сезне иң дәрәҗәле спорт бүләкләренә китерде. Татарстан спортчысы Марта Мартьянованың, Россия җыелма командасы составында Татарстан һәм Казан фехтование мәктәбен лаеклы рәвештә күрсәтеп, уртак җиңүгә үз өлешен кертүе аеруча куанычлы.
Мартага әлеге медальне яулауда үз эшләренә чын күңелдән бирелгән профессионаллар бик күп ярдәм итте. Чемпионатның беренче тренеры Елена Александровна Прохоровага, профильле спорт мәктәбе директоры Илдар Равил улы Шәймәрдановка, Россия фехтование федерациясе тренеры Артур Камил улы Әхмәтхуҗинга Олимпия чемпионын әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм.
Барлык спортчыларга һәм аларның остазларына чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, спортта уңышлар һәм Россия спорты даны хакына яңа зур казанышлар телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов».