Казан һәм якын-тирә районнар арасында, әлеге территориядә яшәүче кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итү өчен, куәтле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган «Татарстан Республикасы агломерацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын үстерү» фәнни-проект семинарында хәбәр итте.
«Берәр төрле сәнәгать зонасы булдырмыйча гына, торак төзү дөрес түгел. Менә бу мәсьәләләрне карарга кирәк. Мәсәлән, Казан белән Зеленодольск арасында көчле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк, - диде ТР Президенты. – Хәзер без башта уйлап бетермичә кылынган җитешсезлекләр: бөкеләр, җирле халыкның канәгатьсезлеген күрәбез. Барысы да шәһәргә күчә, чөнки шәһәр читендә эш урыннары җитми».
Татарстан Президенты фикеренчә, әгәр муниципаль районнар үз-үзләрен тәэмин итә алмаса, җирле халык киләчәктә дә үз территорияләрендә түгел, ә аннан читтә эш эзләячәк.
«Торак төзедек, транспорт мәсьәләләрен хәл иттек, әмма кешеләр кайда эшләргә тиеш? Көн саен шәһәргә йөриячәкме? Агломерацияләрдә уңайлы яшәү һәм эшләү өчен инфраструктура булдырырга кирәк. Сәнәгать мәйданчыклары, технопарклар, индустриаль парклар кирәк. Яңа җәлеп итү нокталарын булдырырга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Президент билгеләп үткәнчә, агломерацияләрне үстерү темасы бик мөһим. «Бу бик зур эш. Бүген безнең агломерацияләрдә булуыбызны аңлаудан башларга кирәк. Файдаланылмый торган зоналарны карарга кирәк. Һәм нидер планлаштырганчы, ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген белү өчен, зәгыйфь урыннарны билгеләргә кирәк», — дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов торак төзелеше социаль инфраструктура үсеше белән бергә алып барылырга тиешлегенә игътибар итте. «Социаль киеренкелек булдырырга ярамый», - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты шулай ук агломерация белән идарә итү системасы булырга тиеш дип саный.
Элегрәк Рөстәм Миңнеханов КДАТУның яңа белем бирү мәйданчыкларын: төзелештә цифрлы технологияләр кертү үзәген, шәһәрләрнең территориаль-пространстволы үсеше буенча проект үзәген, шулай ук яңартылган уку залын карады.