Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit-2021» халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды. Дәүләт башлыгы Россия һәм мөселман илләре арасындагы мөнәсәбәтләр, гадәттәгечә, дустанә, конструктив характерга ия, дип игътибар итте. "Безнең партнерларыбыз төбәк кризисларын һәм кискен социаль проблемаларны җиңүдә, терроризм һәм экстремизмның барлык күренешләренә каршы торуда Россия Федерациясе ягыннан ярдәм итүгә тулысынча исәп тота алалар", - диелә сәламләү текстында.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, KazanSummit Россия белән мөселман дөньясы арасында икътисадый һәм гуманитар элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Татарстан Президенты чыгышы текстын китерәбез:
«Сезне ел саен уздырыла торган «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit-2021» халыкара икътисадый саммитында сәламлим. Дөньядагы пандемиягә бәйле катлаулы хәлләргә карамастан, без яңадан бергә җыелдык. Саммитта безнең хөрмәтле кунакларга һәм партнерларыбызга, чит илләрдән, Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән бизнесменнарга, федераль һәм төбәк хакимияте органнарына, дипломатик корпуска, дини конфессияләргә, иҗтимагый оешмаларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерәсем килә.
Саммит үзен яңа элемтәләр урнаштыру һәм илебезнең икътисадый мөмкинлекләрен һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү өчен уңышлы бизнес-платформа сыйфатында күрсәтте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе буларак, мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Россия һәм Ислам дөньясы илләренең якынаю процессы күп полярлы дөньяны формалаштыру шартларында уңышлы партнерлык мөмкинлеген раслый.
Быелгы саммитның төп темалары – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, аңлы рәвештә куллану, эшкуарлык һәм инвестицияләр. Чара кысаларында Машина төзелеше кластеры форумы, Russia Halal Expo күргәзмәсе, Ислам Бизнесы Халыкара ассоциациясенең этик бизнес лидерлары форумы, «Халыкара сәүдә һәм сәнәгать палаталарының халыкара системасы» дискуссиясе, «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының роле» сессиясе һәм башкалар уза. Без яшь эшкуарлардан Казан форумында һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь дипломатлары сессиясендә яңа кызыклы дискуссияләр көтәбез.
«KazanSummit» – Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең нәтиҗәле икътисадый коралы. Узган ел төркем уннан артык зур чара үткәрде, алар көн тәртибендәге проблематикага, инсаниара һәм диниара диалогны үстерүгә, традицион рухи һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга, гуманитар хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, яшьләр арасында элемтәләрне һәм фикер алмашуны үстерүгә, мәгълүмати агымнарны һәм коммуникацияләрне яхшыртуга игътибар итте. Эпидемиологик хәл рәтләнер дә безгә октябрьдә Согуд Гарәбстанында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышын оештырырга мөмкинлек бирер, дип ышанабыз.
Киләсе елда Россиядә Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Бу вакыйга илебезнең барлык мөселманнары өчен дә зур әһәмияткә ия. Татарстанда бик күп кунаклар көтәбез. Моннан тыш, без Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен кабул итәчәкбез, анда да шулай ук бөтен дөньядан кунаклар җыячак.
Бүген ислам икътисады дөнья икътисадының аерылгысыз өлеше булып тора. Аның активларының суммар күләме экспертлар тарафыннан 2,9 трлн доллар дәрәҗәсендә бәяләнә. 2024 елга ул 3,7 трлн. долларга кадәр артырга тиеш. Ислам икътисадының барлык юнәлешләре буенча ышанычлы үсеш фаразлана.
Хәзерге яшь буын мөселманнар көндәлек көнкүрештәге барлык әйберләрнең дә үз диннәре таләпләренә төгәл туры килүен, органик һәм куркынычсыз ризыкка өстенлек бирүен, социаль җаваплы һәм экологик җитештерү принципларын үтәвен расларга тырышалар.
Нәкъ менә шуңа күрә быелгы саммитта аңлы рәвештә куллану проблемасына зур игътибар бирелде. Бу трендның дөнья конгломератларын күбрәк рухландыруын, тиешле стартаплар үсешен стимуллаштыруын исәпкә алып, әлеге тема игътибар белән өйрәнелергә тиеш. Быелгы саммит кысаларында дискуссияләр кызыклы нәтиҗәләр бирер, дип өметләнәм.
20 миллионнан артык мөселман яши торган Россия Ислам икътисадын үстерү өлкәсендә зур перспективаларга ия. Аерым алганда, бу хәләл ризык индустриясендә, шулай ук хәләл туризм һәм хәләл медицина мисалында күзәтелә. Мөселманнарга гына түгел, киң аудиториягә дә юнәлдерелгән ИТ-технологияләрнең уңай мисаллары бар.
"KazanSummit" Россия төбәкләренең мөселман халкы белән киң мөмкинлекләрен Ислам дөньясына күрсәтергә ярдәм итә. Алар арасында Russia Halal Expo хәләл индустриясе күргәзмәсе, «Виртуаль мәчет» проекты, Россиядә беренче мөселман телеканалы «Хузур ТВ» һ.б. проектлар бар.
Нәкъ менә саммит киңлекләрендә Ислам үсеш банкы һәм Россия Үзәк банкы арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды, ул финанс секторын һәм ислам банкингын үстерү өлкәсендә тәҗрибә алмашуга нигез салды. Алдагы саммитның мөһим нәтиҗәсе Татарстан Хөкүмәте тарафыннан хәләл яшәү рәвешен үстерү буенча «юл картасы» расланды.
Пандемия чорында мөселман дәүләтләреннән килгән партнерлар белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә үзара эшчәнлек туктатылмавы бик мөһим. Киләсе елда Ислам икътисады өлкәсендә башка илләрнең уңай тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану, ислам финанс инструментларына хокукый статус бирү өчен законнарга төзәтмәләр кертү, мөселман стартапларына ярдәм итү инфраструктурасын камилләштерү, мөселман дөньясы илләрендә ислам һәм мөселманнарның дөрес картинасын формалаштыру, Россия төбәкләренә мөселман илләреннән инвестицияләр җәлеп итү буенча системалы эшне дәвам итү мөһим.
Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Чыгышының ахырында форумда катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш, яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруны телим».
Саммитта катнашучыларга видеоэлемтә буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, KazanSummit – Россия һәм ИХО илләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыша торган абруйлы мәйданчык. «Без саммит эшенең традицион нигезләнгән алымнарны хуплыйбыз. Мин аның халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр системасын, намуссыз конкурентлардан, сәяси, санкция һәм башка басымнардан азат булган халыкара икътисадый мөнәсәбәтләр системасын корырга омтылуын күз алдында тотам», - диде Федерация Советы спикеры.
Төркия Президентының баш киңәшчесе Мәҗит Күчүкйылмаз Рәҗәп Тайип Эрдоган исеменнән сәламләү хатын укыды. "Төркия югары сыйфатлы продукцияне, бигрәк тә хәләл товарларны стандартлаштыру өчен зур көч куя. Безнең исәпләвебезчә, Татарстан, шул исәптән KazanSummit форумы күрсәткән тырышлыклар, әлбәттә, аерым искә алуга һәм рәхмәт белдерүгә лаек», - диелә Төркия Президенты котлавында.
Пленар утырыш барышында шулай ук киләсе елда KazanSummit-2022 кысаларында Бөтендөнья хәләл көне – World Halal Day узачагын хәбәр иттеләр.
Утырыш ахырында Татарстан Президенты барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды.