Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» ГАҖ Идарәсе рәисе Дмитрий Коновалов белән очрашты.
Яклар Татарстан Республикасы белән «СИБУР Холдинг» компаниясе арасында нефть-газ химиясе комплексында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аерым алганда, «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм «ТАИФ» төркеме нефть-газ химиясе һәм энергетика бизнесларын берләштерүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.