Рөстәм Миңнеханов: Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш

24.08.2021

  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Дәүләт Советы Президиумының «Мәгариф» юнәлеше буенча утырышына әзерлек кысаларында узган семинар-киңәшмәдә катнашты. Чара РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко рәислегендә узды.

Хакимият органнары вәкилләре, экспертлар һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары төбәкләрдә гомуми белем бирүне үстерү турында фикер алыштылар. Катнашучылар уку йортларын капиталь ремонтлау һәм мәктәп блаларын тукландыру блокларын яңарту мәсьәләсе турында аерым сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне сыйфатлы оештыру өчен азык-төлек блогы инфраструктурасын яңарту буенча типиклаштырылган проект эшләргә кирәк.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты спорт базасын үстерүгә һәм мәктәп территориясен төзекләндерүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим итте. "Безнең коллегаларыбызның теләге – сыйфатлы спорт мәйданчыклары, мәктәп ишегалды һәм янәшәдәге территория. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә кирәк. Безнең мәктәпләр барлык заманча таләпләргә туры килергә тиеш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Дәүләт Советына тәкъдимнәр әзерләнәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев