Бүген Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Тормыш хакына иҗат» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты.
Күргәзмәдә 100 әсәр – 83 картина һәм 17 декоратив агач эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Картиналар һәм график рәсемнәр Себер табигатенең матурлыгын һәм Россиянең көнчыгыш өлешендәге авыл төрләренең үзенчәлеген чагылдыра. Эшләр төрле техникаларда язылган: карандаш, тушь, күмер, акварель, май.
Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, экспонатларның бер өлеше киләсе елда аукционда сатылачак, ә җыелган акчалар авыручы балаларга ярдәм итүгә тотылачак.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән эшләрне югары бәяләде. "Мин Сергей Кужугетовичның бик талантлы кеше икәнен белә идем. Элегрәк ул миңа үзенең бер рәсемен бүләк иткән иде. Тик мин аның эшләренең дәрәҗәсе шулкадәр югары дип уйламадым. Ул уникаль кеше. Үз иленең чын патриоты. Мин аның кече ватанын, Туваны ничек яратуын, Себерне ничек яратуын беләм. Һәм без моны аның картиналарында күрәбез - алар бик җанлы», - диде ул.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, күргәзмә мөһим социаль миссия башкара. “Бу – бик дөрес форма, бу эшләр безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларыбызга хезмәт итәчәк", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Шойгуга уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.
"Тормыш хакына иҗат" 2021 елның 12 сентябренә кадәр эшләячәк. Күргәзмә 2021 елның 14 маенда үткәрелгән аукционда тормышка ашырылган шул исемдәге хәйрия инициативасын үстерүгә юнәлдерелгән, анда авыру балалар файдасына Сергей Шойгуның 10 лоты – сәнгать әсәре сатылган. Аукционнан алынган 40 млн сум баш һәм арка мие авыруларыннан интегүче балаларны дәвалау һәм реабилитацияләүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә әлеге суммадан 10 млн. сумнан артык акча үзләштерелгән, 23 бала ярдәм алган.