ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанның көньяк-көнчыгыш урманнарында югары класс янгын куркынычы саклана

24.08.2021

 

Татарстанда, аеруча көньяк-көнчыгышта, урманнарда югары класс янгын куркынычы саклана. Бу хакта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

 “Быел Татарстанда янгын куркынычсызлыгы сезоны шактый авыр уза. Бүгенге көнгә урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 1009 термик нокта (искәрмә: космостан төшерелгән аномаль эссе нокталар) һәм 746 янгын очрагы теркәлгән. Урман янындагы янгыннарның саны узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга, ә кайбер урыннарда биш тапкырга артуы күзәтелә”, - диде ул.

Якын көннәрдә Татарстан урманнарында, бигрәк тә көньяк-көнчыгышта, янгын куркынычының югары классы сакланачак.

“Бүген Казанда һәм республиканың көнбатыш өлешендә яңгырлар узды, әмма көньяк-көнчыгыш әлегә коры тора. Алга таба безне киеренке температура режимы көтә, көньяк-көнчыгышта янгын куркынычының югары классы сакланачак”, - дип билгеләде Равил Кузюров.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры быел Татарстанның 14 урынында чыккан янгын 160 гектар урманга зыян салганын әйтте.

“Быел Татарстан урманнарында 14 урында янгын чыкты. Барлык янган урыннар 160 гектар мәйданны тәшкил итте. Белгечләр зыянны әлегә 5 млн сумлык дип бәяләде, - диде Равил Кузюров.

Яңгырлар аз булу сәбәпле, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы урманнарга аеруча куркыныч яный. Аларны һавадан күзәтеп тору өчен киләсе 10 көнгә аерым вертолет бирелгән. Татарстан урманнарын инспекторлар тикшереп тору өчен барлыгы 11 мең километрга сузылган 207 маршрут төзелгән.

 


“Татар-Информ” МА