Алексей Песошин Арча районында булды

25.08.2021

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Арча муниципаль районына килде.

Район башлыгы Илшат Нуриев озатуында ТР Премьер-министры Арча шәһәрендә “Безнең ишегалды”  программасын гамәлгә ашыру белән танышты. Алексей Песошин Зәйнуллин урамында ишегалды территориясен карады.

“Безнең ишегалды” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арча районында барлыгы 94 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Быел 23 күп фатирлы йортны үз эченә алган 10 ишегалдында төзекләндерү эшләре каралган.

Аннары ТР Премьер-министры районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда гражданнарны борчыган актуаль мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Алга таба Алексей Песошин М.Горький һәм Б.Урманче урамнарындагы 45 фатирлы яңа йортларда булды. Барлык фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер. Анда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, күп балалы һәм яшь гаиләләр, шулай ук ятим балалар яшәячәк.

Йортларны караганнан соң, Алексей Песошин халык белән сөйләште. Алар яңа мәктәп төзү турында сорадылар. ТР Премьер-министры Арчада уку йорты төзелеше турындагы мәсьәлә игътибар белән каралачак, дип өстәде.

ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук Зур урам һәм Совет мәйданын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Шунда ук Алексей Песошин районның төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, төзелеш материалларының кыйммәтләнүе, шулай ук җирле төзелеш материалларын җитештерүне үстерү турында сөйләштеләр.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.