Яңалыклар

31.08.2021

Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт - җәмгыятьнең җитлегүе күрсәткече һәм кешеләрнең байлыгы нигезе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евросоюзның декарбонизация турындагы карары һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексын үстерүнең яңа парадигмасы» конференциясендә хәбәр итте.

31.08.2021

Татарстанда 2 млн 341 мең тонна бөртекле ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 15,4 ц тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат-спорт комплексында булды, анда республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды. Бәйрәмдә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин да булдылар.

30.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашучы байкерлар колоннасын җитәкләде.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Tat Cult Fest - 2021 хәзерге заман татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

30.08.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Казансу яр буеның ике яңа участогын карап чыктылар.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов УРАМ экстрим-паркының ябык түбәле комплексында булды. Аның белән бергә яңа урам мәдәни үзәген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин һәм ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов карап чыктылар.

30.08.2021

Бүген Казанда (Зур Кызыл ур., 57Б) язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Маршал Чуйков урамы, 25 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортның төзекләндерелгән ишегалдын карадылар. Пространство «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылган. Президент спорт мәйданчыгын, җәяү йөрү зонасын карады һәм йортта яшәүчеләр белән аралашты.

Битләр: << 571 572 573 574 575 576 577 578 ( 579 ) 580 >>