Татарстан Президенты Казанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында яңартылган ишегалдында булды

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Маршал Чуйков урамы, 25 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортның төзекләндерелгән ишегалдын карадылар. Пространство «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылган. Президент спорт мәйданчыгын, җәяү йөрү зонасын карады һәм йортта яшәүчеләр белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Республика көне, шулай ук йорт яны территорияләрен яңарту белән котлады. "Тормыш тыныч булсын, ә республика һәм Казан матурая барсын, – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чара кунакларына. - Соңгы елларда мондый мөмкинлек килеп туды. Әлбәттә, моны элек эшләргә кирәк иде, әмма бездә мөмкинлекләр юк иде. Әмма хәзер «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла, аның кысаларында без ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барабыз».

Биредә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен концерт, шулай ук халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.