Татарстанда 2 млн 341 мең тонна бөртекле ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 15,4 ц тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
“Аномаль һава торышы шартларында өлгергән бөртекле культураларны җыю ахырына якынлаша. 30 мең гектар җирдән генә җыясы калды”, - дип сөйләде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Алексеев, Чистай, Арча районнарында уңыш 100 мең тоннадан артык булган.
Министр сүзләренчә, җирләрне эшкәртү, үсемлекләрне тукландыру, эретмә комплексларын куллану уңай нәтиҗә биргән. Быел кырларга 9%ка күбрәк туклыклы матдәләр кертелгән.
“Шикәр чөгендере җыя башладык. Урып-җыю мәйданы - 51 мең гектар. Тулаем алганда, 1 млн тоннадан күбрәк шикәр чөгендере булыр дип көтелә. Быел шикәр күләме 21,2 %. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 38 %ка күбрәк”, - дип сөйләде министр.
Бүгенге көндә аграрийлар кукуруз җыюга чыккан, рапс мәйданнарының яртысы калган. Зәй зонасы шикәр чөгендерен җыюга керешкән. Шулай ук бәрәңге һәм яшелчәләрне җыялар.
Уҗым һәм сабан культуралары уңышы быел 278 мең гектар мәйданда иминиятләштерелгән, аларның 107 мең гектарына уҗым һәм 171 мең гектарына сабан культуралары чәчелгән.
11 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр товарларын ярминкәләрдә алып була.
“Бер миллион тонна бәрәңге булыр дип көтелә. Яшелчәгә килгәндә, күрше төбәкләрдән дә кертәчәкбез. Үзебез үстергән яшелчә 65% халыкны туендырырга җитә”, дип сөйләде РТ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.