Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы эшли башлады. Форум кырларында «Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар» күргәзмәсе оештырылган. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ФИНА президенты Хөсәен Әл Мусәлләм танышты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан сатучыларының товар әйләнеше биш маркетплейста агымдагы елның сигез аенда биш тапкыр арткан – 18,5 млрд сумга кадәр. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте.
Иртәгә, 8 сентябрьдә, «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы кысаларында берничә чара узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәрендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында берьюлы ике мәгариф объекты - 38 нче техник лицей һәм 100 нче балалар бакчасы төзелешенә старт бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Визиты кысаларында ул капиталь ремонт ясалган балалар музыка мәктәбендә булды, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру белән танышты һәм районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Бүген Казан Ратушасында тантаналы чара узды, аның кысаларында 2021 елгы «Глобаль энергия» премиясе лауреатлары игълан ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев, шулай ук Марта Бониферт (Венгрия) премиясен бирү буенча халыкара комитет әгъзалары Дмитрий Бессарабов (Көньяк Африка Республикасы) катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.