Яңалыклар

30.07.2021

Бүген Иннополиста ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектлар карау буенча “Иннополис” МИЗ ның  11 нче экспертлар советы утырышы узды.

Анда 10 компаниянең проектлары тәкъдим ителде.

30.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының уку корпусларында булды һәм югары уку йортының фәнни-тикшеренү базасы белән танышты. ТР Президентын КФУ ректоры Илшат Гафуров озатып йөрде.

30.07.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары - инвестиция проектларын эшләү үзәге директоры Хуррам Тәшәбаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

29.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең VII Казан яшь эшкуарлар форумында катнашучылар белән очрашты һәм аларның иң яхшы стартап-проектлары белән танышты. Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та катнашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылды.

29.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең V Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза. Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов та катнашты.

29.07.2021

Бүген Татарстан рапирачысы Марта Мартьянова Токиода узган Олимпиадада команда ярышларында алтын медаль яулады. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фехтование федерациясе президенты Александр Михайловка, фехтование буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Илгар Мамедовка, Татарстан Республикасы фехтование федерациясе җитәкчесе Марат Рәхимовка, «Фехтование буенча олимпия резервының республика спорт мәктәбе» ДАУ директоры Илдар Шәймәрдановка һәм рапираларда фехтование буенча Россия җыелма командасына котлау телеграммасы җибәрде.

29.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: «KazanSummit-2021» халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында чыгыш ясады. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узды.

29.07.2021

Саклык банкының эшлекле аралашу зонасында оештырылган Sbertalk сессиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әңгәмә темасы – төбәкләрнең ESG трансформациясе.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

29.07.2021

Татарстанның халыкара транспорт системаларына, шул исәптән «Төньяк-Көньяк»ка кертелүе халыкара транспорт проектларының активрак үсешенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төньяк ‒ Көньяк» Каспий халыкара интеграцион клубы пленар сессиясендә хәбәр итте.

Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

29.07.2021

Сәүдә-сәнәгать палаталары бизнес, җәмгыять һәм хакимиятнең эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү, илнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча конструктив диалогында мөһим роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм сәнәгать палаталарының халыкара системасы эшчәнлегенә багышланган пленар дискуссиядә хәбәр итте.

Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды.

Битләр: << 571 572 ( 573 ) 574 575 576 577 578 579 580 >>