Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты. Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты. Парк 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе янында урнашкан. «Кече Чайковое озеро» медучреждение пациентлары һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр тарафыннан ял һәм җәяү йөрү урыны итеп кулланыла. Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр пространствосы территориясен карап чыкты. Күл тирәсен төзекләндерү барышында уңайлы җәяүлеләр юллары булдырылган. Махсус җиһазлар белән спорт зонасы, арт-терапия зонасы, аэроинотерапия, фитотерапия, терренкур, бакча, балалар мәйданчыгы һәм медиапирс, мастер-класслар үткәрү зонасы җиһазландырылган. Рөстәм Миңнеханов паркка килүчеләр белән аралашты, пациентларны реабилитацияләү буенча чараларны оештыру белән танышты, шулай ук 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары белән дә очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев