Рөстәм Миңнеханов Казан ипподромында бәйрәм ярышларында булды

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат-спорт комплексында булды, анда республика көненә багышланган традицион ат чабышлары узды. Бәйрәмдә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин да булдылар.

Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Спорт комплексының вестибюлендә ярминкә-экспозиция кысаларында республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителде.

Ат-спорт бәйрәме программасында барлыгы 14 старт бар иде. Көннең төп вакыйгасы Татарстан Президенты призына узбулдыыш. Бу ярышта беренче булып Бернардино Чарм аты килде, җайдагы Станислав Гончаров иде. Җиңүче жокейга бүләкне Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхеразыев тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев