Татарстан Президенты «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотойөрешен җитәкләде

30.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашучы байкерлар колоннасын җитәкләде.

Мотоциклчылар Кремль урамындагы колоннага тезелеп бастылар. Спас манарасы янында Рөстәм Миңнеханов аларга кушылды, шуннан соң байкерлар «Казан» халыкара ат спорты комплексына юнәлделәр.

Мотойөрештә Россия һәм чит илләрдән 600 дән артык байкер катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев