Рөстәм Миңнеханов Tat Cult Fest фестивале мәйданчыгында булды

30.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Tat Cult Fest - 2021 хәзерге заман татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында булды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

IV Tat Cult Fest фестивале кысаларында Россия, Германия, АКШ, Төркиядән 100гә якын музыкант, медиарәссамнар, график дизайнерлар һәм галимнәр чыгышы планлаштырылган. Казан Кремленең төрле мәйданчыкларында лекцияләр, мастер-класслар, арт-объектлар күргәзмәләре, диджейлар сетлары оештырылган, балалар өчен күңел ачу программасы да әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов Tat Cult Fest локацияләре белән танышты, яшь татар дизайнерларыныж кием-салым һәм аксессуарлар күргәзмәсендә булды. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты фестивальнең мультимедиа зонасын карады.

Фестиваль мәйданчыгыннан Рөстәм Миңнеханов «Урал» мотоциклында китте, аннары байкерлар колоннасын – «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашучылар колоннасын җитәкләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев