Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вице-премьеры, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән онлайн-очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ГМС төркеме» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Агымдагы катлаулы шартларда беренче чираттагы һәм социаль йөкләмәләрне абсолют үтәү өчен катгый финанс дисциплинасын үтәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институтының «Тарихта хәйриячелек» халыкара үзәге җитәкчесе, «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова белән очрашты.
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев иске дин тотучылар чиркәве - Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе Покров кафедраль соборында булды.
Собор капка төбендә аны Мәскәү һәм бөтен Русь Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве митрополиты Корнилий һәм Казан һәм Вятка Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве епискобы Евфимий каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу МАКС-2021 халыкара авиация-космос салоны мәйданчыгында узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов МАКС-2021 халыкара авиация-космос салонында катнашты. Авиасалон 20-25 июльдә Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә уза.
Татарстан Республикасыннан авиасалонда 18 оешма катнаша. Алар арасында - С.П. Горбунов ис. «Казан авиация заводы» - «Туполев» ГАҖ филиалы, «КМПО», «Казан вертолетлар заводы», «Турпар Аэро Групп», «Элекон заводы», «Казан агрегат заводы», КНИТУ-КАИ һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы узды. Тантаналы гыйбадәтне Патриарх Кирилл җитәкләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллга «Дуслык» ордены тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.