Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачтылар

30.08.2021

Бүген Казанда (Зур Кызыл ур., 57Б) язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны Республика көне белән котлады. Ул Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһәмовның татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы – татар совет әдәбиятында иң әһәмиятле әсәрләрнең берсе. Ә Сәрвәр Әдһәмованың татар укучысына тәрҗемәсендә илебез һәм чит ил шагыйрьләренең, язучыларның әсәрләре тупланган.

Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Язгы җилләр» әсәре югары сәнгать әһәмиятенә ия. Бу роман өчен Кави Нәҗми СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

Аннары Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова яшәгән фатирда булдылар.

Истәлек тактасы Зураб Церетели остаханәсендә эшләнгән. Финанслау чыганагы – ТР Мәдәният министрлыгыннан. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Казан Башкарма комитеты тарафыннан йортны капиталь ремонтлау эше дә оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев