Бүген Нур-Солтанда Россия-Казахстан сөйләшүләре кысаларында берничә килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Астана» халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Астана» халыкара финанс үзәге арасында хезмәттәшлек буенча чаралар планын (юл картасын) имзаладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Россия - Казахстан сөйләшүләрендә катнашты. Очрашуны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нур-Солтан шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Казахстан Республикасы Хөкүмәтенең цифрлы офисы» проекты белән танышты. Презентация «Астана» халыкара финанс үзәгендә узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга эш сәфәренә килде. Нур-Солтан халыкара аэропортында аны Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алды.
Россиядә 1 сентябрьдән 14 - 22 яшьтәгеләр өчен мәдәни чараларга бушлай керү мөмкинлеге тудыра торган проект старт ала.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова “Пушкин картасы” проектының Татарстанда тормышка ашырылу үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул Россия күләмендә гамәлгә куелган мәдәни проектның республикада популяр буласына ышаныч белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кыла. Визиты барышында аны муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәренә эш сәфәре кысаларында яңа «Барс Арена» спорт комплексын ачты.
Спорт объекты күнегүләр һәм баскетбол, волейбол һәм мини-футбол буенча ярышлар өчен билгеләнгән. Моннан тыш, көрәш һәм бокс белән шөгыльләнү өчен зал, шулай ук тренажер залы бар. Бер үк вакытта спорткомплекста 75 кеше шөгыльләнә ала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визиты барышында ул РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты һәм аның белән бергә «КАМАЗ» фәнни-җитештерү үзәгендә булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды.
«Россия – спорт державасы» форумы Казанда 2021 елда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең беренче уеннарын уздыру вакытында узачак.
Урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм алда торган көзге чәчүгә әзерлек хакында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-миистры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.