Яңалыклар

01.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт энергетика университетының дүртенче студентлар тулай торагын ачу тантанасында катнашты. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм Статс-секретарь – РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Петр Кучеренко да катнашты.

01.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә ачылган «Союзмультфильм» яңа анимация мәктәбендә булдылар. Соңыннан ул башка уникаль проект – «Союзмультпарк» мультимедиа үзәгенең бер өлеше булачак. Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Союзмультфильм» белгечләре катнашында гамәлгә ашырылды (Сбербанк экосистемасына керә).

01.09.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» торак комплексында яңа мәктәп ачты. Тантаналы чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

188 нче номерлы күп юнәлешле лицей 1224 укучыга исәпләнгән. Яңа белем бирү учреждениесендә заманча предмет сыйныфлары, ике бассейн һәм ике спорт залы, китапханә, актлар залы җиһазландырылган, тирә-юнь территорияләр төзекләндерелгән.

31.08.2021

Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате.

31.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика программасы кысаларында Лаеш районының Сокуры авылында яшәүчеләр өчен социаль газ кертү буенча челтәр газын җибәрү тантанасында катнашты. Чарада шулай ук идарә рәисе урынбасары - «Газпром» ГАҖ департаменты башлыгы Олег Аксютин һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов катнашты.

31.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Юллар салуда нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» ААҖдә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында узды. Чарада Казахстан Энергетика министры Нурлан Ногаев та катнашты. Модераторы буларак ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

31.08.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чарада шулай ук Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев та катнашты.

 

31.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан энергетика министры Нурлан Ногаев белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.

31.08.2021

Әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт - җәмгыятьнең җитлегүе күрсәткече һәм кешеләрнең байлыгы нигезе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Евросоюзның декарбонизация турындагы карары һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексын үстерүнең яңа парадигмасы» конференциясендә хәбәр итте.

31.08.2021

Татарстанда 2 млн 341 мең тонна бөртекле ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 15,4 ц тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Битләр: << 561 562 ( 563 ) 564 565 566 567 568 569 570 >>