Яңалыклар

28.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Көне алдыннан район хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасында катнашты. Чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

28.08.2021

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19 таралышына каршы көрәш чаралары һәм инфекцияне профилактикалау чараларын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

28.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю эшләренең барышы, көзге чәчү һәм терлек азыгы әзерләү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

28.08.2021

Республика капиталь ремонт программалары 85%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

27.08.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты.

Очрашуда авиация сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

27.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Республикасыннан чакырылган интернациональ хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

27.08.2021

Казанга визиты кысаларында РФ Оборона министры Сергей Шойгу Казан Кремлендә булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде.

27.08.2021

Бүген Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш сәфәре кысаларында Богородица монастыренең  Мәрьям ананың Казан иконасы соборында булды. Россия Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев озата йөрде.

27.08.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанда хәрби госпиталь нигезенә истәлекле таш салдылар. Яңа дәвалау учреждениесендә югары технологияле медицина ярдәмен хәрби хезмәткәрләр, аларның туганнары һәм якыннары, шулай ук республика гражданнары ала алачак.

27.08.2021

«Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Россия Оборона министры Сергей Шойгу Казанга эш визиты кысаларында булды. Оборона ведомствосы башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.

Битләр: << 561 562 563 564 565 ( 566 ) 567 568 569 570 >>