Бүген РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Иннополиста булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раифа Богородицкий ирләр монастырендә булды. 3 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр биредә бу монастрьны торгызуның 30 еллыгына багышланган тантаналар уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районына эш сәфәренә барды, анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү дәүләт органы оешуга 100 ел һәм Лубян урман-техник колледжы оешуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты. Чарада шулай ук РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Иван Советников һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков т а катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко белән очрашты. Очрашуда шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Иван Советников һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Шумаков катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Иннополиста цифрлар дөньясы һәм медиага багышланган “Яңа белем” федераль мәгариф марафоны башланды.
Экспертлар дискуссиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген Чаллы шәһәрендә “Адымнар - Чаллы” күп телле белем бирү комплексы ачылышы тантанасы узды.
Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Грань” төзелеш компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, педагоглар, укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч районы Көек авылында “Алгоритм” лицеен ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы «Без бергә» аутистик спектрдагы (РАС) авырулары булган балалар бакчасында булды.