Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә катнашучы илләрнең павильоннарын карап чыкты

02.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Экспо-2020 бөтендөнья күргәзмәсендә катнашучы илләрнең павильоннарын карап чыкты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәрендә.

Дубайдагы Бөтендөнья күргәзмәсендә шулай ук Россия павильоны да Татарстан экспозициясеннән эшли башлады.

Павильоннарны карау барышында Рөстәм Миңнеханов ИХО экспозициясе белән танышты. Бу күргәзмәнең концепциясе чын Ислам образын алга сөрүдән гыйбарәт. ИХО вәкилләре аңа экскурсия уздырдылар. Татарстан Президенты искә төшергәнчә, 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулачак.

Финляндия павильонында Рөстәм Миңнехановка кешенең табигать белән берләшүе концепциясен тәкъдир иттеләр. Оештыручылар үз павильоннарын туктап толру, беразга булса да акрынаю урыны итеп тәкъдим итә.

Шундый ук бина Хельсинки үзәгендә бар, анда теләсә кем дөнья кайсы почмагыннан килергә һәм ялгызы гына калырга мөмкин. Архитектура хәл ителеше ялгыз калу эффекты тудыра торган акустик мөмкинлекләр белән дә көчәйтелгән.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Франция павильонын тәкъдир иттеләр – аның эчтәлеге тарихи артефактлар белән тулыландырылган. Экспозициядә 27 том энциклопедияләр һәм Франциядә технологияләрнең ничек үсүе турында басмалар бар. Павильонда интерактив элементлар Франциянең төп тарихи объектлары буенча виртуаль экскурсия үтәргә мөмкинлек бирә.  

Германиянең кампус формасында оештырылган павильонында Рөстәм Миңнехановка креатив экологик идеяләр турында сөйләделәр. Татарстан Президенты тематик зоналарны карады: энергия лабораториясе, киләчәк шәһәре лабораториясе һәм биотөрлелек лабораториясе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре павильонында булды. Ул оча торган лачын рәвешендә төзелгән. 15 мең кв. метр мәйданлы дүрт каттан тора, анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле өлкәләрдәге мәдәниятен һәм казанышларын күрсәтүче экспозицияләр оештырылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.